«Терроризм – курку территориясе»

Хәзерге  террорчылык дөньяда кешелек иминлегенә янаган төп куркынычларның берсе булып тора.

Мөслим авыл китапханәсендә китап  укучылары өчен «Терроризм – курку территориясе»тематик сәгате үткәрелде.Укучылар «террорчылык», «теракт» төшенчәләре белән таныштылар, шулай ук теракт куркынычы барлыкка килгән очракта һәм билгесез предметлар табылганда үзләрен ничек дөрес тотарга икәнен белделәр.. Алынган мәгълүмат катлаулы һәм куркыныч вәзгыятьтә дөрес карарлар кабул итәргә, бәладән качарга, үз гомереңне саклап калырга һәм башка кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Чара азагында балалар төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сорауларга җавап бирделәр: шартлау куркынычы, тоткынлыкка алу, хуҗасыз әйберләр тапкан очракта өлкәннәргә хәбәр бирергә кирәклеген белделәр.