
Шушы якта безнең эшләр калсын,
Мирас булып килер яшьләргә.
Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Шул туфракта язсын яшәргә.
Клара Булатова.
Әйе, бик хак, матур сүзләр. Илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче күңел маягы булган туган авылыбыз тарихы турында укыганда баштан төрле уйлар кичте.
Иманлы кеше үзенең гаилә, нигез, урам һәм туган төбәге тарихын белергә тиеш. «Тарихын белгән үлмәс”,- дип тикмәгә әйтмәгәннәр бит.
Тарих! Биш кенә хәрефле сүз булса да, үз эченә меңнәрчә-миллионнарча еллар, күпме гасырлар сыйдырган. Гомер итү башланганнан бүгенге көнгә кадәр күпме сулар аккан, күпме буыннар алышынган.
Борынгы бабаларыбыз бик белеп әйткәннәр: үзебезнең үткәнебезне, килеп чыгышыбызны, тарихыбызны яхшылап белми, өйрәнми торып, без тыныч кына киләчәгебезгә атлап керә алмыйбыз. Тарих бит ул олы диңгез кебек вак-вак тамчылардан җыела, шул «тамчылар” ярдәмендә безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез формалаша. Ләкин кызганыч: барлык фактлар да теркәлеп бара алмый, кайбер вакыйгалар, язылып бармау сәбәпле, вакытлар узу белән онытыла, хәтердән җуела. Шул хәтирәләр онытылмасын , буыннан буынга кучеру безнең төп бурычыбыз. Мөслим авыл китапханәсендә китап укучы балаларга узебезнең Чистай районы һәм авыл тарихы турында әңгәмә булып узды.Мөслим авылы бик бай тарихлы.