«На каком языке ты говоришь со своими внуками»

Праздник наших прекрасных женщин совпал в этом году с месяцем Рамадан, и в Доме культуры прошел литературный вечер под названием «На каком языке ты говоришь со своими внуками». На встрече наши женщины исполняли молитвы, проповеди и стихи.   Основные обязанности, возложенные на женщин, — сохранение традиций и языка.

Из той же программы библиотекарь села Татарский- Елтан представила книжную выставку. А отрывок под названием «В ожидании внуков» был мастерски исполнен Санией Ситдиковой и Лялей Мазгутовой.

Сегодня роль женщины в нашей жизни огромна. Мы желаем терпения женщинам, отправившим своих детей на мобилизацию, и их семьям. Мы склоняем головы перед матерями-солдатами, воспитавшими храбрых сыновей. В связи с этим работники культуры подарили цветы матерям наших ребят, участвующих в военной операции, и зрителям — подушки, сделанные объединением «Золотые руки».

Гүзәл хатын- кызларыбызның бәйрәме быел рамазан аена туры килү сәбәпле мәдәният йортында «Оныкларың белән нинди телдә сөйләшәсең» дип исемләнгән әдәби чара булып узды. Кичәдә хатын- кызларыбыз мөнәҗәтләр, вәгазьләр, бәетлэр башкардылар. Хатын-кызларга йөкләнгән иң төп вазыйфалар: гореф гадәтләребезне һәм телне саклау.

Шул унайдан, Татар- Ялтаны авылы китапханәчесе китаплар күргәзмәсен тәкъдим итте. Ә Сания Ситдикова белән Ләлә Мазгутова башкаруында «Оныкларны көткәндә» дип аталган өзекне бик оста башкардылар.

Бүгенге тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Мобилизациягә балаларын озаткан хатын-кызларга, аларның  гаиләләренә сабырлык телибез. Батыр уллар үстергән солдат әниләре алдында баш иябез. Шул уңайдан мәдәният хезмәткәрләре хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләренә, җан җылыларын биреп үстергэн гөлләрен, ә тамашачыларыбызга «Алтын куллар»  берләшмәсе ясаган инә кадагычлар бүләк итте.

Хөрмәтле гүзәл затлар! Сезгә ныклы исәнлек, якыннарыгызның хөрмәтен, сөюен, яңа уңышлар телибез. Яз урамда гына түгел, күнелләрегездә дә чәчәк атсын, ә чибәрлегегез тирә юньдәгеләрне сөендерсен! Бәйрәм кичәсе сый нигъмәтле ифтар өстәле артында дәвам  итте.