“Разговор о важном” 

Мөслим авылы китапханәчесе укучылар өчен “Разговор о важном”  “Мөхим нәрсәләр турында сөйләшу” уткәрде. Республикалар һәм өлкәләр тарихындагы мөһим вакыйгалар, Донбассның Россия өчен әһәмияте, СВО геройлары турында.30 сентябрь Россиянең барлык халкы өчен мәңгегә дөреслек, гаделлек һәм берләшү көне булуын сөйләде. Рус җирләре Херсон һәм Запорожье шәһәрләренә Екатерина II тарафыннан 1778 елда Россиядә корабль төзү үзәкләре буларак нигез салынган, соңрак Луганск һәм Донецк шәһәрләре барлыкка килгән. Бу төбәкләрдә яшәүчеләр, Халыкара хокук нигезендә тавыш биреп, яңадан зур илнең-Россиянең бер өлеше булу теләген хуплауларын сорап мөрәҗәгать иттеләр, һәм Россия бу үтенечкә җавап бирде. Укучылар референдумның нәрсә икәнен һәм Донбасс, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләрнең референдумда бертавыштан диярлек Россиягә кушылу өчен тавыш бирүләрен ишеттеләр. Интернет челтәреннән презентация карап шәһәрләрнең истәлекле урыннарын фотоларын кызыксынып карадылар, анда рус телендә сөйләшүче һәм безнең белән бер тарихлы кешеләр яшәвен белделәр.