Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан үткәрелгән «Ветеранга кунакка» Бөтенроссия акциясенә Татар Ялтаны авылы китапханәчесе белән мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды.Авыл җирлеге башлыгы Гарифуллин Равиль Рахимҗан улы сугыш чоры балаларына һам СВОда катнашкан ир-егетләребезнең гаиләләренә бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.Рәхмәт Сезгә кадерлеләребез. Сау — сәламәт булыгыз!
«Сугыш чоры балалары без»
Сугыш чоры балалары без,
Бик-тиз үтте безнең балачак
Тәгъдирләргә әллә язылганмы?
Кем уйлаган шулай узачак.
Җигелеп тарттык ,тормыш арбасын,
Алдан белмәсәк тә тартасын.
Башыңа төшкәч, инде барасың?
Яшәү белән үлем арасын.
Ундүрт-унбиш яшьлек япь-яшь кызлар,
Җиң сызганып эшкә тотындык
Авыр иде безгә, әллә шуңа
Әтиләрне һәр чак юксындык.