Энже чэчтем- энже жыям

23 апреля в Культурном центре «Чистай» Центральная библиотека и КЦ «Чистай» провели вечер мунаджатов.
В фойе КЦ “Чистай” были оформлены: книжная выставка «Мөнәҗәтләр- куңел көзгесе», фотозона, выставка декоративно-прикладного искусства.
Вечер начался с молитвы АбуБакр хазрата и исполнения мунаджата. Мунаджаты прозвучали и в исполнении режиссера татарского театра Гусмана Хакимова, общественной организации татарских женщин «Ак калфак», поэтессы, члена Союза писателей РТ Минзифы Ахметшиной, учителя истории, краеведа, члена литературного объединения «Энҗеләр» Альмиры Шарифуллиной.
С приветственным словом выступил руководитель чистопольского отделения Всемирного конгресса татар, руководитель Исламского центра Галимов Фарид Музипович.
На вечере прозвучали музыкальные номера в исполнении Инсафа Гайнуллина, Фидании Бикмухаметовой, Радика Биктагирова, Гульназиры Сафиуллиной, Гусмана Хакимова.
На мероприятии был показан видеоролик «Татарские бабушки».
#ЧистопольскаяЦентральнаяБиблиотека
#ЭнҗеЧәчтемЭнҗеҖыям

 

Мөнәҗәтләр элек- электән яшь буынны тәрбияләүдә, чисталык, пакьлекне, яхшылыкны, тәкьвалыкны пропагандылауда иң үтемле чара булган. Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән үзенең әһәмиятен югалтмый. Шәһәребезнең “Чистай” мәдәният үзәге хезмәткәрләре һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре  белән берлектә үткәрелгән мөнәҗәтләр кичәсе дә  менә шушы максатларны күздә тотып оештырылды.Әлеге  бәйрәм өчен “Мөнәҗәт күңел көзгесе” исемле китап һәм татар халкының кул эшләре белән җыелган “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән күргәзмәләр куелды. Кичәгә әдәбият сөючеләр, дин әхелләре, мөслимәләр, ак калфаклар  оешмасы әгзалары , мөгаллимәләр, мәктәп укучылары килгән иде.

“Әнәс” мәчете имам хатыйбы Чистай таджик диаспоры рәисе Әбүбәкер хәзрәт кичәне дога белән башлап җибәрде. Алып баручы мөнәҗәтләр тарихы, килеп чыгышы,аның төркемнәре турында кыскача мәгьлүмәт бирде.  “Ак калфаклар” оешмасы әгьзалары көйләгән  мөнәҗәтләр кичәбезне тагын да нурландырып җибәрделәр.Дини бәйрәмебез җырчы Г. Сафиуллина,автор башкаручы Фидания Бикмухаметова,Радик Биктагиров, Инсаф Гайнуллиннарның матур җырлары белән үрелеп барды. Бу матур  бәйрәмебездә күбрәк дини мөнәҗәтләр укылды. Аларда Аллахы Тәгалә һәм аның пыйгәмбәрләре, үлем  һәм үлемсезлек, ахирәт тормышы чагылыш тапты.

Мәҗелескә килгән мөнәҗәт укучыларның мөлаем йөзләреннән, бөркәнгән яулыкларыннан,калфакларыннан,матур күлмәкләреннән үк яктылык сирпелеп тора иде.Татар театры режесеры Г.Хакимов һәм Ислам мәдәнияты үзәге директоры Ф. Галимов  чыгыш ясадылар.

Телдән – телгә күчеп, бүгенге көнгә кадәр сакланган мөнәҗәтләрне  яшь буынга җиткерүдә үзләреннән зур өлеш кертүче өлкәннәребезгә, әлеге кичәдә  катнашучыларга зур рәхмәтебезне  белдерәбез. Бу  кичәне үткәрүдә ярдәм иткән Наҗия Мансур кызына,  аның коллективына

Чистай үзәк китапханә хезмәткәрләренә ярдәм иткәне өчен рәхмәтлебез.

Татар халкының әдәби, мәдәни мирасын барлап оештырылган бу  матур кичәләр киләчәктә дә дәвам итсен иде!

https://vk.com/public112411699?w=wall-112411699_9291