Вечер презентация книги Табриса Гыймалетдинова

Үзәк китапханәдә, якташыбыз, Чистай китапханәсе каршында эшләп килүче “Энҗеләр” әдәби берләшмәсе әгзасы, җирле язучы  Тәбрис Харис улы Гыймалетдиновның “Атым җиккән” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Тәбрис Харис улы Гыймалетдинов 1951 елның 29 мартында Татарстанның Чистай районы Нарат-Елга авылында туган. Чистай совхоз-техникумының механика факультетын, Казан дәүләт мәдәният институның режиссерлар әзерләү бүлеген 1993 нче елда уңышлы тәмамлап шул елда Чаллы шәһәрендә ”Ак буре” киностудиясе оештыра. Биредә ул, Кадыйр Сибгатуллин сценариясе буенча ”Шагыйрь уйланулары” видеофильмын  төшереп дөньякүләм татар диаспорларына тарата. 2001 елда Чаллы шәһәрендә “Мәхәббәт чишмәсе” исемле беренче җыентыгы басылып чыга.

2021 нче елда Тәбрис Гыймалетдинов ның “Атым җиккән” исемле икенче шигъри җыентыгы дөнья күрде.

19 апрельдә Үзәк китапханә уку залында әлеге китапның тәкъдир итү кичәсе булып узды.  Кичәдә Тәбрис Гыймалетдинов үзенең иҗаты белән таныштырды, әлеге китапка кергә шигырьләрен укыды. Кичәгә “Энҗеләр” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Розалия Шәйхетдинова һәм берләшмә әгзалары, шагыйрьнең иҗатташ дуслары, Чистай хәбәрләре газетасының баш мөхәррире урынбасары Гөлсинә Сорутдинова һәм шигърият сөюче дуслар җыелды.

Тәбрис Гыймалетдинов “Атым җиккән” шигырьләр җыентыгыннан үзенең шигырьләрен укыды. Автор күп санлы сорауларга җавап бирде һәм иҗатташ дусларыннан үз адресына шигъри котлаулар кабул итте.

Бәхетле китап, гомерле җыентык булсын, үз укучысын тапсын дигән теләк белән кичә тәмамланды.

????????????????????????????????????