«Эниемнен жылы кочагы»

Җылы кояш нурларына төренеп язның беренче ае-март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме- 8 нче март халыкара хатын -кызлар көне. Шул уңайдан гүзәл затларыбызны зурлау, игътибар күрсәтү көне булганлыктан, мәдәният йортында «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән чара булып узды.

Кичәдә Сания Ситдикова башкаруындагы җырны, Ләлә Мазгутова башкаруында Фәнис Яруллинның «Әни, синең хәер-фатихаң» шигырен бик яратып тыңладылар. Гүзәл Галиеваның профессиональ дәрәҗәдә башкарган татар халык биюен караган саен карыйсы килде. Программада мөнәҗәтләр, бәетләр бар иде. Сания Ситдикова бик эчтәлекле мөнәҗәт әйтте. Кичәдә авылдашыбыз Лилия Мазгутованың кайнанасы Дания апага багышлап язылган бәетне оныгы Ләлә Мазгутова башкаруында тыңлаганда хатын-кызларнын кубесенең күзләрендә яшь иде.

Махсус кунак булып чарага «Ак калфаклар» оешмасы ханымнары чакырылган иде. Алар үзләренең чыгышларында киләчәк Рамазан аена багышлап мөнәҗәт әйттеләр. Кич утыру йоласы курсәткәндә, Чистай өязе мәгърифәт йолдызларының берсе булган Өммегөлсем Камалова турында сөйләп үттеләр, Н.Исәнбәт сүзләренә язылган «Бормалы су» җырын башкардылар. Шулай ук, үзләренең чыгышларында хәдисләргә таянып, төрле хатын-кызларга багышланган күренешләр дә тәкъдим иттеләр.

Чыгышларының азагында Ак калфаклы ханымнар залда утырган хатын-кызларга үз куллары белән әзерләгән инә кадагычлар бүләк иттеләр. Ә Ак калфаклы ханымнарның үзләрен мәдәният хезмәткәрләреннән гиацинт гөлләре көтә иде. Кичәдән алган тәэсирләребез безне бай итеп әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте. Ак калфаклы ханымнарга авылдашлар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез. Ике арада һәрвакыт шулай җылылык, гадилек, ихласлык, зур хөрмәт хисләре яшәсен иде.