#Спасибабабушкеидедушке2023 #Әбиемәрәхмәт#Исляйкинскаясельскаябиблиотека

Мин үземнең яраткан әбием Галлямова Миннеруй Шакир кызы турында язасым килә.Әбием 1918елның12 ноябрь аенда күп балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Балачагы башкалардан бер ягы белән дә аерылмый. Вакыты җитеп укырга керә,  кияугә чыга. Бабам Сәлих белән 1938 елда тормыш корып җибәрәләр. 1939 елда беренче балалары әтием Нәсих дөньяга аваз сала.Матур гына яшәп ятканда бабамны Финнарга каршы сугышка алалар.Әбием кайната- кайнана, каенсеңелләр белән төп йортта яшәп кала. Балалар бакчасында няня булып эшли.Бабам сугыштан кайтканда әтиемнең дөньяга аваз салган көннәре генә була әле. Кайтып озак та яши алмыйлар Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның август аенда бабам сугышка китә. Бабамның сугышка киткәндә җырлаган җыры әбинең hәм сеңелләренең күңелендә мәңгелеккә уелып кала.

Без китәбез ахыры

Бөгелмәләр аркылы

Өстемдәге ак күлмәгем

Кәфен булыр ахыры.

Шулай итеп әбием бабайны икенчегә авырлы булып сугышка озатып кала. Шул китүдән бабам  туган якларына әйләнеп кайта алмый, хәбәрсез югала. Әбием ике бала белән тол кала. Авыр була, төрле эштә эшли, ләкин бирешми. “Ил белән бит”-ди. Тормыш дилбегәсен үз кулына алып дөнья тартты, балаларын олы тормышка аяк бастырды. Әбиемне  барлык авыл халкы хөрмәт итте, hәркемгә якты йөзен, төпле киңәшләрен кызганмады.Без – оныкларын да эш сөючән, тырыш, тәртипле итеп тәрбияләде.Башта кайната-кайнана белән яшәсә,соңгы 40 елын килен тәрбиясендә яшәде. Әти төрле эштә, ә әни сыер савучы булып эшләде. Дөнья булгач ,шатлыгы белән бергә авырлыклары да читләтеп үтмәде. Кызы Рауза эштә егылып имгәнеп, каты чирләде. Аннары әниебез егылып умыртка баганасын сындырып ,инвалид калды. Ләкин сынаулар моның белән генә бетмәгән икән әле. 59 яшендә әтиемне яман чир якты дөньядан алып китте. Әбиемә бала югалту ачысын да татырга туры килде. Күз яшьләрен безгә күрсәтмәскә тырышты. Без оныкларын бик ярата иде әби. Мәктәпкә безне озатып – каршы алу аның өстендә иде. Аш –суга, кул эшләренә дә ул өйрәтүче.Әдап –әхлак тәрбиясе дә бирде, догалар да өйрәтте. Авылда әбиебез олы ихтирамга лаек булды. Кунаклар иң беренче аның янына, төп йортка безнең өйгә кайта иделәр. Кайчан килсәләр дә,кайнар чәй,мул табын белән  каршы алды.Әбиебез бабайның туганнарын да, килене,әниебезнең, туганнарын да якын итеп яшәде. Хәзер инде аның үрнәгендә без дә тормыш алып барырга тырышабыз. Әбиебез 2010 елда 92 яшендә безнең арабыздан китте. Үлгәнче бабайны “бәлки кайтыр әле”- дип көтте.Хәзер бу якты дөньяда кызы, оныклары, оныкчыклары, оныкларының оныклары да бар.Нәрсә эшләсәк тә әбиебезнең әйткән сүзләре искә төшә. Кияу, киленнәренә игелекле,туры сүзле Ак әби булды.Аңа рәхмәттән кала бер сүзебез дә юк.Исән булса кунактан кунакка гына йөртер идек. Без аның канат астында үскәч, ул безгә бигрәк тә якын. Бик тә юксынабыз үзен. Хәзер күбебез намазда, аны догабыздан калдырмыйбыз. Урыны җәннәт түрләрендә булсын иде.