День уважения и почитания

#Татарско_Елтанский_СДК
#Год_национальных_культур_и_традиций.
#Акция_Спасибо_бабушке_и_дедушке_2023
#День_уважения_и_почитания
В рамках декады пожилых людей методист Татарско- Елтанской сельской библиотеки Мазгутова Л. И рассказала о своей бабушке .
Ямьле Чирмешән елгасы буена урнашкан безнең авыл. Тирә- ягы яшел болыннарга, куе урманнарга, күлләргә бай. Менә шундый матур табигате, суларга саф һавасы, тәгәрәп уйнарга болыны булган Татар Ялтаны авылында Закир абый белән Сәҗидә апа гаиләсендә 1921 елны җәйнең иң матур вакыты 15 июль көнне Хәдичә дөньяга туа. Ул көтеп алынган бала була.
Гаиләдәге шатлык озакка бармый, 3 ай дигәндә Хәдичәнең әтисе Закир абый үлеп китә. Аны гына түгел, егерме беренче елгы ачлык меңләгән кешене бер- бер артлы алып китә, ә сабыйның гомере бетмәгән күрәсең, ул исән кала.
Хәдичә кечкенәдән үк укырга омтыла, ләкин аңа биш класстан артык укырга мөмкинлек булмый. Гаиләдә хәлләр авыр булу сәбәпле, ул яшьли кыр эшләрендә әнисенә ярдәмгә килә. Кул белән урак уру, тездән кар ерып орлык ташу, үгез җигеп сабан сөрү- нинди генә хезмәт башкарырга туры килми. Ләкин 20 яшьлек Хәдичә алдына тормыш моннан да зур сынау китереп куя.
1941 ел, 22 июнь. Сугыш башлана. Сугыш! Йөрәк тетрәндергеч сүз бу. Авылдагы бөтен сау- сәламәт ир- егетләр сугышка китә. Дәшһәтле сугышка Хәдичәнең ике абыйсы да алына. Шул китүдән аларны башка күрергә насыйп булмый, алар икеседә сугыш кырларында ятып калалар. Сугышка хуҗалыклардан яхшы атларны да алалар. Авылдагы бөтен эш карт- коры, бала- чага, хатын- кыз җилкәсенә төшә. Хәдичәнең яшүсмерләр белән бергә урман кисәргә җибәрәләр, яшь кызга бу эш бик авыр тоелса да, кечкенәдән эшләп үскәнгә, ул бирешми.
Менә август ае килеп җитә. Туганнары, авылдашлары чәчеп киткән игеннәр өлгерә. Авылда өч трактор була, ләкин йөртүчеләр сугышта. Нишләргә? Өч кыз- Хәдичә, Хәнифә, Зәкия курыкмыйча трактор роле артына утыралар һәм 1945 елның июнь аена кадәр корыч атларны җигеп, туган авылларының кырларын сукалыйлар, чәчәләр, фронт өчен иген үстерәләр. Көнне- төнгә ялгап эшли Хәдичә, күңелдә бары бер теләк: тизрәк сугыш бетсен иде дә, ир- егетләр җиңү яулап кайтсыннар иде.
Әйе, килде ул көн. Бәхетле иде ул көннәрдә Хәдичә. Сугыштан дошманны җиңеп кайткан батыр егет Ибраһим Хәдичәне бик тиз күреп ала. Ә алда аларны бәхетле, тыныч көннәр көтә. 1948 елда алар кавышып киләчәккә якты уйлар, матур теләкләр белән атлыйлар. Бер- бер артлы өч балалары- Роза, Ирек, Рәсимә дөньяга туа, аларны тәрбияләп үстереп, үзебезнең таянычыбыз булыр дип өметләнгәндә тормыш Хәдичәгә тагын бер авыр сынау бирә: ул тол кала. Ләкин яшәргә кирәк, балаларны аякка бастырырга- менә шундый өмет яшәтә Хәдичәне.
Бу хәлләрнең барысында әбием мине үстергәндә, күз яшьләре белән сөйли иде. Хәзер инде әбием безнең араларда юк, ул 2018 нче елның 1 нче гыйнварендә безнең аралардан китте.
Әбием, һәр елны үлемсез полкка мин синең фотосурүтеңне алып чыгам, һәрвакытта синең исемеңне мәктәпләрдә, клубларда үткәрелә торган чараларда атыйлар, синең турыда бик күп район газетларында да яздылар.
Әбием, син зур хөрмәткә лаек идең һәм без сине хәзер дә шулай зурлап, кабереңә барып искә алабыз, без сине онытмабыз!