
Карим Тинчурин (1887-1938) татарский писатель, актёр, драматург и прозаик, один из основоположников профессионального татарского театра и драматургии, Заслуженный артист Татарской АССР. К юбилею драматурга в Кзыл Яланской сельской библиотеке оформлена тематическая выставка «Кәрим Тинчурин- халкыбызның яраткан драматургы», где были продемонстрированы материалы о жизни и творчестве драматурга и его произведения. С помощью слайд презентации «Ул калдырган утлар» читатели познакомились с жизнью и творчеством драматурга.
15 нче сентябрьдэ татар театрына нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, ТАССРның атказанган артисты Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулды.
1910 елда ул “Сәйяр” татар театраль труппасына эшкә керә, актер булып эшли, берүк вакытта театр өчен пьесалар яза. 1918 елда Тинчурин труппаның сәнгать җитәкчесе була. Ул өч дистәдән артык пьеса иҗат иткән, аларның күбесе бүгенге көндә дә Казан, Уфа, Оренбург, Ташкент сәхнәләрендә куела.
Драматургның әсәрләре милли театрның алтын фондына кергән (“Казан сөлгесе”, “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, “Беренче чәчәкләр”).
1938 елда Кәрим Тинчурн репрессиягә эләгә һәм атып үтерелә. 1955 елда реабилитацияләнә.
1933 елда драматург башлангычы белән нигез салынган театр аның исеме белән аталган. Казанда Тинчурин урамы бар