«В памяти летние рассветы»

Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз проекты кысаларында «Җәйге таң хатирәсе» исемле шигырен укыйбыз.

Габдулла Тукай — «Җәйге таң хатирәсе»

Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;

Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата.

Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә;

Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә.

Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм япан;

Китте инде кап-кара каплап ята торган чапан.

Тын гына яткан, ялыккан, төн буенча көн көтеп,

Ялтырап, җәйлеп ята күлләр, сихерле көзге күк.

Шат үләнлекләр, тәбәссемдә чәчәкләр, ләләләр;

Сандугачлардан ява, яңгыр кеби, мәдхияләр.

Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене

Күктә аккошлардай ак күчмә болытлар төркеме.

Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак җәйге таң;

Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң.