«Гомернен алтын козе»

Ел саен көзләр җиткәч, октябрь аенда без өлкәннәр көне билгеләп үтәбез. Бәйрәмнең көз фасылына туры килүе очраклы түгел, алтын көзге чорда без бөтен көчен һәм белемен халкына багышлаган, яшь буынга якты тормыш бүләк иткән кешеләрне хөрмәтлибез.

Шул уңайдан, Татар Ялтаны мәдәният йортында «Гомернең алтын көзе» дип аталган матур чара булып узды.

Бәйрәмбезне авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Ирек кызы сузеннән башлап җибәрдек, ул үзенең изге, җылы сүзләрен җиткерде. Кичәне алып баручы китапханәче Ләлә Ильварт кызы үзенең эчтәлекле шигырьләре,язмалары белән бәйрәмгә ямь остәде. Махсус кунак, интернат мәктәп укытучысы-Сергей Владимирович үзенең төрле милләт жырлары белән тамашачыларны таң калдырды.

Бәйрәм чарасы кызыклы уеннар,балачактагы хатирәләрне искә төшереп, җырлашып дәвам итте. Кичәгә авылыбызның иман хатыйбы- Радик Ринат улы махсус чакырылган иде. Ул үзенең вәгазьләрен, изге теләкләрен җиткерде. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.

Лаеклы ялда булган апа-абыйлар! Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык,имин көннәр телибез,ул-кызларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның рәхәтен һәм рәхмәтен күреп, озак еллар исәнлекле гомер насыйп булсын.

Когда золотые дни наступают, в октябре мы отмечаем День пожилых людей. То, что праздник приходится на золотую пору осени, неслучайно: в этот период мы чествуем тех, кто посвятил всю свою силу и знания народу, подарив молодому поколению светлую жизнь.

В уютном зале Дома культуры Татарско- Елтанского села в теплый осенний день состоялась праздничная встреча, посвященная Дню пожилого человека концертная программа «Гомернең алтын көзе».

Ведущей мероприятия была методист библиотеки, чей голос звучал тепло, создавая атмосферу и искренней заботы. Артисты, выступавшие перед гостями, исполнили народные песни, наполненные глубокими чувствами и воспоминаниями детства, вызывая улыбки и теплые воспоминания у зрителей. Особенной гостьей вечера стал уважаемый всеми мулла, благословивший участников встречи и пожелавший крепкого здоровья, долголетия и семейного тепла каждому участнику. Мероприятие завершилось традиционной чайной церемонией.